Бүген Лесхозда легендар урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Спортчылар легендар урманчының рухын яңарттылар
Бүген Лесхозда 25нче тапкыр чаңгы ярышлары узды. Әлеге бәйге сигез район территориясенә урнашкан Саба урман хуҗалыгының Кукмара, Курса, Шәмәрдән, Мишәбаш, Сабабаш, Ленин урманчылыклары һәм селекция –орлыкчылык үзәге, агач эшкәртү цехы, идарә аппараты коллективларын берләштерде. Ярышларга килүчеләрне иң элек Саба урман хуҗалыгы директоры Хаҗи Фәйзерахманов сәламләде, барысына да чаңгы юлларында уңышлар теләде. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган ярышларны 2002 елдан бирле оештырып киләбез. Бүген чаңгыга 80ләп кеше басачак. Шул исәптән мәктәп урманчылыгыннан 17ләп кызлар-малайлар катнаша. Һәркайсына призлар әзерләп куйдык. Ел саен бу ярышларны урманчыларыбыз көтеп алалар, теләп катнашалар. Бүген һава торышы аеруча шатландырды. Кояш нурлары астында, язгы һава сулышын тоеп ярышуы да күңелле. Спортчыларыбыз өчен кайнар коймак белән чәй эчүне дә оештырдык. Һәркемгә дә яхшы кәеф, матур җиңүләр телибез»,- диде ул. Ярышлар өч этапта уздырылды. Иң элек 1 километрлы арага старт сызыгына мәктәп урманчылыклары кызлары басты. Алар арасында иң җитезе булып Ленин урманчылыгыннан Сәидә Фәтхуллина танылды. Егетләр арасында әлеге дистанциядә беренчелекне узган елгы чемпион - мәктәп урманчылыгыннан Азамат Зәйнетдинов яулады. Командалар арасында (ир-ат, хатын-кыз) беренчелекне Рафиль Шәрипов һәм Рәсилә Галиева яулады. Аларга күчмә Кубок тапшырылды.
Фотолар (ГАЛЕРЕЯДА ⬇️)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев