Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлсәрия Салихова олы юбилеен каршылады

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге котлады

Салихова Гөлсәрия Мөхәммәт кызы 1935 елның 26 февралендә Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Гаиләдә 8 бала үсәләр. Гөлсәрия апа 5нче бала була.

Әтиләре Мөхәммәт  Олы Шыңар мәктәбендә директор булып эшләгән. 

 “Әтием, Салихов Мөһәммәт Саратовта хәрби белем ала, Сталинградны немецлардан азат итүдә катнаша, шул вакытта нык яралана. Ялга кайткан вакытта яралары ачылып, Арча госпиталендә вафат булды. Аны Шыңар зиратына җирләделәр” – дип искә ала Гөлсәрия апа ул вакытларны.

Гөлсәрия апа тырыш кыз була. Барлык эшләрне дә яратып эшли. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Кияүгә чыкмый. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында ялгызы гына гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев