Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба эшмәкәрләре Ислам финанслары турында сөйләштеләр

Очрашу «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узды

  Очрашуда Казан шәһәре казые, Россия Ислам университеты мөгаллиме Булат Мөбарәковның - “Ислам финансларының теоретик нигезләре”, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты,  Татарстанда һәм Россиядә ислам банкингын эшләтүче һәм үстерүче АПМ финанс компаниясе җитәкчесе Шәфкат Кузяевның “Бизнесны үстерү өчен нинди Ислам финанс коралларын кулланырга” дигән исем астындагы һәм  “Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды” генераль директоры Айдар Салиховның  кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары турындагы чыгышлары тыңланды. Бизнес психолог Гөлнара Шәрәфиева эшмәкәрләргә  шәхси үсеш темасына тренинг үткәрде.

   Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты һәм үз хезмәтләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән райондашларыбызны бүләкләде. Купьеллык  нәтиҗәле хезмәтләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Халиков" крестьян(фермер) хужалыгы башлыгы Халиков Радик Ясәви улына Саба муниципаль районының  Мактау грамотасы, “Арташ” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Илһамия Галимҗан кызы Гаяновага, шәхси эшмәкәр Илсөя Владик кызы Дәүләтшинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, “Гыйззәтуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Хөснулла Бәшир улы Гыйззәтуллинга, “Мәннапова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйсән Котдус кызы Мәннаповага район башлыгының Рәхмәте белдерелде.

Лилия Вафина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев