Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада Республика көнен билгеләп үттеләр

Халык кичке якта Сабинка яр буендагы сәхнәле мәйданчыкка җыелды. Шәхси эшмәкәрләр балалар уенчыклары, тәм-том, азык-төлек белән сату иттеләр, шашлык, пылау пеште.

 

Бүген Сабада  Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Халык  кичке  якта Сабинка яр буендагы  сәхнәле  мәйданчыкка  җыелды. Шәхси эшмәкәрләр балалар уенчыклары,  тәм-том, азык-төлек белән сату иттеләр, шашлык,  пылау пеште. Мәйданчыкка  килүчеләрне халык һөнәрчелеге күргәзмәләре, фольклор коллективлары чыгышлары каршы  алды. Мастер-класслар, балалар мәйданчыгы эшләде, милли киемнәр парады булды.

Башкарма  комитет  җитәкчесе Марат  Ишниязов  Республика көне уңаеннан сабалыларга  котлавын җиткерде,  хезмәттә югары казанышларга ирешкәннәргә  Республика  бүләкләрен,  министрлыклар һәм Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын тапшырды. Аннары август  аенда  үткәрелгән “Чәчәкле  Саба” конкурсында шәхси хуҗалыклар,  оешмалар, авыл  җирлекләре, мәгариф, сәламәтлек  саклау,  мәдәният,  спорт   учреждениеләре арасында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.

 

“Шәхси хуҗалыклар” номинациясендә (хуҗалык биләмәсенең урам ягы бизәлеше күздә тотылды) 1нче урын Лесхоз бистәсеннән Фазилә һәм Айдар Зиннәтуллиннарга бирелде. “Күпфатирлы йортлар” номинациясендә Байлар Сабасыннан Рафаил Әгъләмов җиңү яулады.

  “Шәхси эшмәкәрләр, крестьян(фермер) хуҗалыклары, микропредприятиеләр” номинациясендә “ИнКО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Инсаф Галимуллин), “Зыятдинов” крестьян(фермер) хуҗалыгы (җитәкчесе  Рифат Зыятдинов), “Бюджет өлкәсенеке булмаган предприятие, оешма, учреждениеләр” номинациясендә Саба зонасы буенча “Татавтодор”ның Саба филиалы, Шәмәрдән зонасы буенча “Шәмәрдән икмәк кабул итү пункты” акционерлык җәмгыяте, Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе,     "Федераль һәм республика учреждениеләре, финанс-бюджет палатасы, мәгариф идарәсе” номинациясендә янгын  хезмәтенең 129нчы часте, Казначылык департаментының Саба территориаль бүлеге һәм финанс-бюджет палатасы җиңүчеләр булып танылды.

 Шулай ук 1нче  урыннар “Авыл җирлекләренең административ биналары биләмәләре” номинациясендә – Сатыш авыл җирлегенә,  “Авыл хуҗалыгы предприятиеләре” номинациясендә  – “Игенче”  җәмгыятенә,  “Мәгариф учреждениеләре, аграр көллият” номинациясендә –Аграр көллияткә,

авыл мәгариф учреждениеләре арасында – Олы Кибәче урта мәктәбенә,

 “Мәктәпкәчә белем учреждениеләре” номинациясендә – 6дан 12гә кадәр төркемле мәктәпкәчә белем учреждениеләре арасында - "Әллүки"  балалар бакчасына,1дән 3кә кадәр төркемле мәктәпкәчә белем учреждениеләре арасында – Курсабаш, Иләбәр балар бакчаларына, 

 “Спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре” номинациясендә – “Саба йөзү бассейнына һәм “Спорткомплекс” муниципаль бюджет учреждениесенә,

“Мәдәният учреждениеләре” номинациясендә авыл мәдәният йортлары һәм авыл китапханәләре арасында –  Мишәбаш авыл мәдәният йортына, Саба урман хуҗалыгы музеена, авыл клублары һәм авыл китапханәләре арасында– Өтернәс  авыл клубына, “Социаль яклау учреждениеләре” номинациясендә –  “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр приютына, “Сәламәтлек саклау учреждениеләре” номинациясендә –Ике басу Арташ фельдшер-акушерлык пунктына, “Дини оешмалар” номинациясендә – Шәмәрдәннең авылының “Шатнур” мәчете һәм чиркәвенә бирелде.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы  уңаеннан игълан ителгән “Кичке уен” район  фестивалендә Олы Нырты мәдәният  йорты,  Урта Нырты, Чәбия-Чүрчи клублары җиңү  яулаган. Аларга Дипломны мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин тапшырды. Шулай  призерлар һәм чарада актив катнашучылар  да билгеләп үтелде.

Бәйрәмне Алинә һәм Азат  Кәримовлар  концерты ямьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев