Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Дәлилләре кабул ителмәде

Агымдагы елның 4 апрелендә иртәнге 7 сәгать 30 минутта ГАИның Саба бүлекчәсе автоинспекторлары Лесхоз-Иштуган юлының 8нче километрында “Лада” автомобиле белән идарә иткән Киров өлкәсе кешесе Аллаяровны туктаталар...

 Алкотекторга өрдергәндә  ул үпкәсеннән сулап чыгарган һавада  0,329 мг/л микъдарында   алкоголь барлыгы  ачыклана. Аңа  КоАПның 12.8нче  статьясы нигезендә административ эш  кузгатыла. Материаллар ул яшәгән райондагы   суд  участогына  җибәрелә. Хөкем  йортында  ул үзенең гаебен өлешчә танып, юл-патруль хезмәте инспекторы беркетмә төзегәннән соң 2,5 сәгать үткәч, мөстәкыйль рәвештә медицина тикшерүе узганлыкка  актны эш  материалларына теркәүне сорый. Хастаханәдә аның канында 0,102 миллиграмм-литр алкоголь барлыгы  ачыклана. Ягъни анализ нәтиҗәләре закон тарафыннан рөхсәт ителгән нормадан  кимрәк була. Әмма җәмәгать судьясы әлеге актны Аллаяровны акларлык дәлил дип танымый. Чөнки анализ иртәнге 7 сәгать 30 минутта алкотектор белән тикшерү  күрсәткечен юкка  чыгара алмый.  Аерма 2,5  сәгать   һәм ул  вакыт аралыгында   кеше  айнып та өлгерергә  мөмкин. 

Шулай итеп, Нократ Аланы җәмәгать  судьясы аны КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча  гаепле дип тапты. Аллаяровка карата 45 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм  ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе белән берлектә  әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев