Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Данир Нурмөхәммәтов: «Саба таңнары»на 85 яшемә җитеп, бер елны да язылмый калганым юк»

«Үземнең бөтен гомерем авылда үткәч, бигрәк тә авыл хуҗалыгы турындагы язмалар кызыксындыра. Аларны көтеп алам».

Май ае  бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга бай ай. Шулар арасында без – массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре  өчен тагын да көтеп алынган,  үзенчәлеклесе – 19 май, матбугат көне. Аны 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу дата  беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.  Без әлеге уңайдан  райондашларыбыздан бүген басма матбугатның роле, электрон технологияләр заманында газета-журналларның актуальлеге   белән кызыксындык.

Данир Нурмөхәммәтов,  Көек авылы, лаеклы ялда:

Газета-журналларны үземне белә башлаганнан бирле укыйм. «Саба таңнары»на 85 яшемә җитеп, бер елны да язылмый калганым юк. Үземнең  бөтен гомерем авылда  үткәч,  бигрәк тә  авыл хуҗалыгы  турындагы язмалар кызыксындыра. Аларны көтеп алам. Өлкән яшьтә булганлыктан өйдән еракка  чыгып йөрмим. Шуңа да газета битендә үзебезнең чордашларның исемнәрен күрсәм дә үзләре белән очрашкан кебек булам.  Авылдашларым турында  басылган язмалар булса чын ихластан куанам.  Район газетасында бөтен яңалыклар белән танышырга була, кирәк кешегә  реклама-белдерүе дә бар. Шуңа да бер хәрефен дә калдырмый укыйм .   Авыл халкы, гади хезмәт кешесе турында материаллар күбрәк булса тагын да шат булыр идем.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев