Дроппер булудан саклан!
Саба районы прокуроры Раил Шәймәрданов Саба гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары алдында эчтәлекле әңгәмә үткәрде.
Саба районы прокуроры Раил Шәймәрданов Саба гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары алдында эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында мошенниклыкны, аерым алганда, балигъ булмаганнар арасында дропперлыкны профилактикалауның төп мәсьәләләре күтәрелде.
Район прокуроры дропперлык (мошенниклар файдалансын өчен үз банк картасын, счётын яки телефон номерын бирүче кеше) төшенчәсен аңлатты. РФ Җинаять кодексының 187нче маддәсенә (түләү чараларының хокуксыз әйләнеше) җинаять җаваплылыгын күздә тоткан үзгәрешләрнең кертелүен билгеләп үтте. Мошенниклык белән нигезсез баюны суд тарафыннан түләтү өлешендә гражданлык-хокукый җаваплылык булуы турында сөйләде.
Әңгәмә укучыларның хокукый аң нигезләрен ныгытты, үз иминлегеңә һәм якланганлыгыңа җаваплы мөнәсәбәт формалаштырды.
Ирина Шәвәлиева,
район прокуроры ярдәмчесе, III классы юрист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев