Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эчкән килеш руль артына утырма!

Нәтиҗә –уңай, ахыры күңелсез

Агымдагы  елның 31 ок­тябрендә  18 сәгатьтә рәс­ми рәвештә эшкә  урнашмаган 30 яшьлек ир “Лада Гранта”   автомобилендә Са­­баның Г. Закиров  ура­мын­да  исерткеч эчемлек кул­­ланган хәлдә хәрәкәт итә. Юл-патруль хезмәте инс­пекторы туктаткач, алкотектор приборы ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,654 /миллиграмм/литр күләмендә спирт барлыгы ачыклана. Аңа карата  Административ хокук бозулар турын­дагы РФ кодексының 12.8 статьясының 1 өле­ше нигезендә кузгатылган эшне районның 2нче  суд  участогы җәмәгать судьясы  карады. А. Хә­мидуллин  үзенең гаебен тулысынча  таныды. Ул  бер ел да 6  айга автомобиль белән идарә итү хоку­кыннан мәхрүм ителеп,  30 000 сум күләмендә ад­министратив штрафка тартылды.

 Материал Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев