Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Егетләр бил алышты, мускуллар уйнап торды, кем җиңде, кем калышты

Бу бәйге киләсе ел башында булачак республика чемпионатына районның җыелма командасын туплау өчен әзерлек тә

 Бүген  Саба спорт комплексында “Саба таннары” газетасы призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә  авыл һәм шәһәр җирлекләреннән 115  ир-егет катнашты. Турнирны ачу тантанасына район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов катнашты. Шулай ук “Саба таңнары” газетасы баш  мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов  чыгыш  ясады.  Бу  бәйге  киләсе  ел башында булачак республика чемпионатына районның  җыелма командасын туплау  өчен әзерлек тә булып тора. Җиңүчеләр Саба данын Татарстан  күләмендә яклаячак. Ярышларның баш  судьясы Делюс Закиров аңлатканча, алыш гамәлдәге  кагыйдәләр буенча үткәрелде.Җиңелүчегә икенче әйләнештә үзен кабат  сынап  карау мөмкинлеге бирелде.

Батырлар 5 сәгатькә  якын барган көрәштән  соң  ачыкланды.

 60 кг. кадәр: 1. Аяз Тимерханов (Иске Икшермә). 2. Ленур Биктимеров (Тимершык). 3.Рәмис Мөбарәков (Саба).

65 кг. 1. Нурсил Хаҗипов (Иске Икшермә). 2. Динар Заһидуллин (Иләбәр). 3. Ранил Фәрхуллин (Сатыш).

  70 кг. 1.Алмаз Биккинин  (Иске Икшермә). 2.Раил Мөбарәков (Саба).  3. Данис Канәфиев (Тимершык).

75 кг. 1. Адель Әминов  (Саба). 2. Илназ Маликолв (Олы Шыңар) 3. Айгиз Сәүбәнов (Югары Симет).

 80 кг. 1.Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Ленар Вафин (Тимершык). 3.Әмир Заһидуллин (Саба).

85 кг. 1.Салават Гәрәев  (Сатыш). 2. Азат Галиев (Иләбәр). 3. Айнур Вафин Тимершык-1).

  90 кг. 1. Язнур Гарипов (Сатыш). 2.Искәндәр Хуҗиәхмәтов (КФХ “ӘХмәтов”). 3. Марат Тимергалиев (Саба). 

100 кг: 1. Артем Варламов (Олы Шыңар). 2. Ильяс Хуҗиәхмәтов (КФХ “Әхмәтов”). 3. Нияз Зарипов (Олы Шыңар).

115 кг. 1.Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар). 2. Делюс Закиров (Югары Симет). 3.Илшат Габдрәхимов (Тимершык).

 130 кг. 1. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). 2.Инзил Мөбарәкшин (Югары Симет). 3. Илмас Сәләхов (Тимершык).

130 кг.нан югары. 1. Эдуард Җәләлиев (Тимершык). 2. Айзат Сәмигуллин (Иләбәр). 3. Ринат Хәмитов (Иске Икшермә).

 

Команда зачеты: 1. Тимершык авыл җирлеге. 2. Саба шәһәр җирлеге. 3. Иске Икшермә авыл җирлеге. 4.Югары Симет  авыл җирлеге. 5. Иләбәр” командасы.  Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында. 1. “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев