Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экстремизм булмавы да уңай күренеш

Агымдагы елның 6 аенда районда теркәлгән җина­ятьләр былтыргының шушы чоры күрсәткеченә караганда 36,8 процентка кимегән. Саба криминоген яктан республикада иң тыныч районнарның берсе булып калган. Бу хакта эчке эшләр бүлегендә яртыеллык йомгакларына багышлап хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә әй­телде.

Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышыннан күренгәнчә, районда үтерү, көчләү, белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зы­ян салу, юлбасарлык итү, хулиганлык, автотранспорт чараларын алып китү, фатир басу, дистанцион мошенниклык фактларының, терорлык һәм экстремизм күренешләренең булмавы да уңай яктан бәяләнә. Май аенда Казанда килеп чыккан коточкыч фаҗигадән соң гражданнарда теркәлгән утлы коралларның сакланышына карата таләпләр көчәйтелде. Бүлек хезмәткәрләре 6 айда мылтыкның законсыз әйләнеше өлкәсендә 4 җинаять ачыклаган. Яртыеллык ахырына алар барысы да тикшерелә. Моннан тыш КоАПның 20.8нче статьясы нигезендә 6 административ эш кузгатылган. Законсыз әй­ләнештән бер утлы корал алынган.

Хисап чорында наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә – 3, икътисадый характердагы 7 җинаять теркәлгән.

Алкоголь базарын конт­рольдә тоту максатында да тиешле чаралар күрелә. Законсыз рәвештә составында спирт булган сыеклык, исерткеч эчемлекләр сатучыларга 6 административ беркетмә төзелгән. Әйләнештән 93 литр алкоголь продукциясе алынган.Районда аек булмаган хәлдә җинаять кылучылар саны кимегән.

Көнкүрештә 20 җинаять очрагы теркәлгән. Боларга үтерү белән янау, якын кешеңә кул күтәрү һәм башкалар керә.

Район территориясендә чит ил гражданнары булуы белән бәйле тотрыклы вәзгыять саклана. Алар тарафыннан җинаять кылу фактлары теркәлмәгән. Шул ук вакытта чит ил гражданнарын законсыз пропискага кертү очрагы буенча 11 җинаять ачылган. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында агымдагы елда эчке эшләр бүлеге алдында торган бурычларны яктыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев