Ел ахырында россиялеләргә унөченче пенсия түләнергә мөмкин
Дәүләт Думасында декабрьдә картлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык өлкән яшьтәге кешеләргә 13 нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр.
Бу хакта «Известия» «Гадел Россия — дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Мироновның премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатына сылтама белән яза.
«13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәк», - дип әйткән депутат.
Кичә Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Федерация Советындагы чыгышы вакытында Россия пенсионерларына 2025 елда инфляция дәрәҗәсенә түләүләрне индексацияләячәкләр, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/el-axyrynda-rossiyalelarga-unocence-pensiya-tulanerga-momkin-5894426
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев