Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Евроконтейнерларга күчәбез

Милли проектлар – гамәлдә

 

 

 Соңгы көннәрдә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе район  үзәге  урамнарына  евроконтейнерлар  урнаштырды. Яңа көнкүреш  калдыклары салу  савытлары каты өслекле 142  мәйданчыкка 447 данә  куелды. Предприятие  евроконтейнерлар ташу өчен җайлаштырылган  махсус өр-яңа “ІамАЗ” техника да  сатып  алды. Бу – “Экология” милли проекты күрсәткечләренә ирешүгә бер адым. ”Тимер контейнерлар искергән  иде. Яңалары алынды. Моның өчен, әлбәттә, район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Яңа контейнерларга көнкүреш  калдыклары таләпләре  дә  үзгәрә.  Сабалылардан аларга бернинди  үлән дә, себерелгән чүп, бәрәңге  сабагы да салмауларын сорар  идем. Чөнки берсе һәрберсе 15-16  мең  сум торган,  урлап  алып китмәсеннәр  өчен  чипланган савытлар  пластик материалдан  эшләнгән, алар ярылырга мөмкин. Шуңа   күрә без   күрсәткән коммуналь  хезмәттән  файдаланучыларның евроконтейнерларга  карата  сакчыл карашта булуларын  сорар  идем. Инде  халыкта бәрәңге  сабакларын, ботак-сатаклары кая   куярга дигән  сорау туа. Мәсьәлә  мәйданчыларга аерым  көннәрдә 8  кубометрлы  бункерлар куеп тору юлы белән  хәл ителәчәк.  Моның өчен без Сабаны  12  участокка  бүлдек. Бункерлар график  белән билгеләнгән урынга  кичтән  куела,  иртәгесен көне буе  аларга чүп салына һәм өченче икенче көнне иртән  алып кителә торган була. Яңа таләпләр нигезендә озын ботаклар 1,5-2 метрлы озынлыкта  киселгән һәм  теләсә ничек түгел, билгеле бер рәт белән  салынырга тиеш. График нигезендә бункер һәр участокка айга ике тапкыр куелачак. Әгәр  бункер юк икән, димәк, ул участокның чираты җитмәгән дигән сүз. Билгеләнмәгән көннәрдә  евроконтейнерлар  янына эре чүп  чыгарырга ярамый. Кагыйдәләрне  үтәмәүчеләргә штраф  санкцияләре кулланылачак”,– дип аңлатты предприятие директоры  Илнур Хәбибуллин һәм гражданнарның  чисталыкка  җаваплы  караячакларына  ышаныч белдерде.

 2022 елның язгы  чорында урамнарга бункер кую графигы (фигуралы  җәяләр  эчендә яннарына бункерлар  куелачак  йорт  номерлары).

1нче  участок (Совет {50, 10а}, Ленин {40, 71, 91, 108, 133}, Вахитов {31, 5}, Дуслык {16}, Новая {4}  урамнары, Совет, Ленин тыкрыклары  керә –1, 15 май көннәрендә.

2нче  участок (Г.Закиров {2, 44, 43, 83, 75}, Бикет {13, 32, 49} Завод {28, 12, 3}, Овражная {5}, Октябрь  урамнары  керә) – 2, 16 май   көннәрендә.

3нче участок (Тукай {6а, 14а}, Дальняя {1, 16, 24}, Такташ {27, 44},  Озерная {1}, Тынычлык {1, 3, 5}  урамнары, Такташ тыкрыгы  керә) –3 һәм 17 май көннәрендә.

4нче участок (Тукай {38, 62, 73а, 14, 55}, Идегәй {1}, Такташ {18, 25} урамнары, Такташ тыкрыгы {1}  керә. Бункерларга  көнкүреш   калдыклары Садовая, Игенче, Техническая,  Колхоз урамнарында һәм Такташ  урамының 1-25, 10-34  йортларында   яшәүчеләр дә  китерә) –4 һәм 18 май көннәрендә.

5нче участок (Мәктәп {18, 4а, 13}, Ү.Закиров {57}, З.Йосыпов {17, 17а, 19б, 5, 13}, Төзүчеләр {7}, Татарстан {12} урамнары   керә –5 һәм 19 май көннәрендә.

6нчы участок (Молодежная {46}, Мәктәп {62}, Тукай {163, 164}, М.Горький {11}, Мотыйгуллин {9}, Титов {49}, Нәбиуллин {16а, 7}, Гагарин {36}, 1 Май {11} , 9 Май {69}, Мирная, Газовая  урамнары  керә) – 6 һәм 20 май көннәрендә.

 7нче участок (Мәктәп {39б, 51}, Ү.Закиров  {70}, Тукай {90, 105, 130, 146}, З.Йосыпов {12а}, М.Җәлил {14}, Пионер {15, 4}, 8 Март {12}, С.Сәйдәшев урамнары, Мостовой, Пионер тыкрыклары  керә) –7 һәм 21 май көннәрендә.

8нче участок (Молодежная {1, 30}, 9 Май {2, 15, 42}, Комаров {2, 18, 35}, Киров {2}, Объездная {15}   урамнары   керә) –9 һәм 23 май көннәрендә.

9нчы участок (Светлая {5, 40, 68}, Счастливая {52, 26, 16}, Луговая {36, 22, 7}, Рябиновая {40, 24, 2}  урамнары   керә) –10 һәм 24 май көннәрендә.

10нчы участок (Азатлык {22, 4},  Туганлык  {2, 18} , Шатлык {12, 4}, Солнечная{2б, 23, 39}, Сосновая {13, 34, 1} урамнары  керә) –12 һәм 26 май көннәрендә.

11нче участок (Пушкин {26, 31}, А.Кәримуллин {10, 19, 39}, З.Хәбибуллин {20, 12}, Җиңүнең 50 еллыгы  {1, 15, 35} , И.Башкиров {31, 24}  урамнары   керә) –13 һәм 27 май көннәрендә.

12нче участок (Г.Кутуй {35, 21, 29}, Кол Гали {39}, Вәлиуллиннар {10}, Игенче {1}, Зеленая {31, 17} Каенлы {1а}  урамнары, Кол Гали {6, Зеленая тыкрыклары {4} керә) –  14 һәм 28 май көннәрендә.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев