Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр өчен Казанга сәфәр оештырган
Җәй-сәяхәтләр чоры башлана
Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән Казанга "Бу безнең шәһәр"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Сәфәр кылучылар Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында, Мәрҗани мәчетендә булганнар, тарихи төрки-татар тирмәсен, Иске татар утарын караганнар. Казанга сәфәр Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт театрында «Туган тумача» спектаклен карау белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев