Тиздән сыерчыклар килә!
Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин Эзмә урта мәктәбе укучыларына «Калатау» мәктәп урманчылыгы биләмәсендә "Сыерчык ояларын ничек дөрес беркетергә?" дигән ачык дәрес үткәрде." Иң мөһиме-кошлар өчен торак бакчада яки паркта җирдән 3-4 метрдан да ким булмаган биеклектә, шау-шулы шәһәрдә - 8-10 метр биеклектә булырга тиеш. Ояны туры кояш нурлары төшә торган һәм җилле урыннарга куярга киңәш ителми. Оя вертикаль рәвештә, алга авышрак итеп, ботаксыз урынга (яңгыр кермәсен өчен) беркетелә"-дип аңлатты Илгиз Илһам улы. Аннары балалар агачларга үзләре ясап алып килгән сыерчык ояларын беркеттеләр. Куаныгыз кошкайлар!








Нет комментариев