ФАП фельдшерлары ветеран-тыл хезмәтчәннәренә өйләренә барып медицина тикшерүе уздыралар
Бөек Җиңү көне якынлашканда
Районыбызның фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары балачаклары Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Бу кешеләр авыр сынаулар кичкәннәр, якыннарын югалтканнар, ачлык-ялангачлыкны күргәннәр. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында аерым җаваплылык тоя-ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә ала.
Алар ветераннарның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга сабыр гына җавап бирәләр. Даими профилактик тикшерүләр сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Шекше ФАП фельдшеры Нәфисә Гафиятова 1931 елгы хезмәт һәм тыл ветераны Гайнанова Асия Әхтәм кызының өенә барып аның хәлен белде. Юлбат ФАП фельдшеры Миләүшә Бадикова хезмәт ветераны Сәгыйтова Рәшидә Сәгыйть кызының Югары Шытсу ФАП фельдшеры Алисә Нәбиуллина хезмәт ветераны Хәйруллина Суфия Вәли кызының өендә профилактик медицина тикшерүе үткәрделәр.Өлкәннәр мондый кайгыртучанлыкка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Медицина хезмәткәрләре тарафыннан мондый игътибар ветераннарыбызга сугыш беткәннән соң дистә еллар узгач та үзләренә булган хөрмәтне, кайгыртучанлыкны һәм игътибарны тоеп яшәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев