Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Февраль аенда район үзәгендәге Мәңгелек утка икенче тапкыр чәчәкләр куелды

Монысы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - календарьдагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне сугыш һәм тыныч вакытта илне саклаган һәм хезмәт иткән солдатларны һәм сугышчыларны данлыйбыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүген район үзәгендәге Мәңгелек утка, Билгесез  солдат һәйкәленә, тыл батырлары  стелласына, Әфганстан  сугышында һәлак булганнар батырлыгын мәңгеләштергән монументка  чәчәкләр куелды. Чарада  Әфганстан  сугышы һәм  башка җирле  конфликтлар  инвалидлары  иҗтимагый оешмасының һәм  “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе әгъзалары, инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр, Саба гимназиясе ЮИДчылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев