Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре «Ямьле Саба» яр буенда авыз ачты

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өчен «Ямьле Саба» яр буенда ифтар ашы уздырылды.

 

    Илнар Галиевның Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазе һәркемнең күңел түренә кирәкле хәзинә булып кереп калгандыр. "Рамазан ае – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.):  “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дип сөйләде ул үтемле вәгазен.  Коръән аятьләрен укып, учакта пешкән тәмле аш һәм коймак белән бик сөенеп авыз ачып,  илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылынды. Шушы матур вакыйганы күркәм гадәткә әверелер дип ышанып калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев