Физкультурачылар көне уңаеннан районыбызга “Урам” экстрим-паркы командасы килде
Спорт сөючеләрне берләштергән бәйрәм
29 июльдән «Урам» экстрим-паркы командасы Татарстан буенча масштаблы турга чыкты. Ул ТР Яшьләр министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә ТР Рәисенең «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла. Быел тур республиканың 12 районында уза.
Ул көнне “Олимп” стадионына профессиональ спортчылар белән беррәттән, спорт сөючеләр җыйналды. Район башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов әлеге өлкәдә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Сезнең тырышлык белән районыбыз халкы спортка омтыла, шулай ук сезнең һөнәри осталык белән чын спортчылар тәрбияләнә. Моның өчен инфраструктура яхшы, районыбызда Россия күләмендәге ярышлар үтә. Алга таба да Саба спорт осталары белән данланыр дип өметләнәбез”, –диде җитәкче. Тантаналы өлештә әлеге бәйрәмгә зур казанышлар белән килгән һәм районыбызда физкультура-спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр ТР спорт министрлыгы, район башлыгы, спорт бүлегенең Мактау грамоталары, күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
«Урам» экстрим-паркы менеджеры, скейтборд спорты тренеры Әмир Нуриев сәламләп, әлеге спорт бәйрәмендә актив булырга, мастер-классларда һәркемгә үзен сынап карарга чакырды.
«Урам» экстрим-паркы командасы профессионаллары скейтборд, самокат, велосипедларда төрле трюклар күрсәттеләр. Аларның күз иярмәс хәрәкәтләрен тамашачы соклану белән бергә, курку хисләре белән күзәтте. Әлеге экстремаль спорт төрләре белән кызыксынучылар өчен мастер-класслар үткәрелде.
“Безнең парк Казанда урам культурасын үстерү максатыннан булдырылды. Республиканың төрле төбәкләрендә егет-кызлар өчен осталык дәресләре уздырабыз. Тәҗрибәле белгечләр эшли. Кайбер егет-кызлар скейтка беренче тапкыр бассалар да, кызыксынулары күренеп тора. Скейтборд – Олимпия уеннарына кергән спорт төре. Төрле имгәнүләр алу куркынычы булса да, бик кызыклы спорт. Ул бөтен ил буйлап популярлашкан. Үзем 12 яшьтән скейтка бастым. Аннан алган эмоцияләремне әйтеп аңлатып булмый. Бүгенге чара да әлеге спорт төрен тагын да киң җәелдерү максатыннан оештырыла», – ди 18 яшьлек Әмир Нуриев.
Райондашларыбыз спортның егермегә якын төрендә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Пневматик мылтыктан ату, кул көрәше, турникта тартылу, йөгерү, комдагы футбол, волейбол, городки, аркан тарту һәм башка ярышларда үзеңне сынап карау мөмкинлеге бар иде.
“Мин кечкенәдән спортта тәрбияләндем. Атнага 2-3 тапкыр күнегүләргә йөрергә тырышам. Бер көн калса, күңелгә нидер җитмәгән кебек була, организм үзе шуны сорый. Җәй көне эштән соң йөгерәм. Барлык республикакүләм чараларда да катнашырга тырышам. Эчке эшләр министрлыгы үткәргән ярышларда җиңүләрем бар, марафоннарда катнашам. Күптән түгел генә биатлон ярышы булды, анда 1 урынны яуладым”, – ди Фәридә Рәхимова. Ул 14-45 яшьлекләр арасындагы йөгерү ярышында да җиңде. Урта Саба авылында яшәүче Азат Дәүләтшин да 60 яшьтән өлкәннәр арасында 800 метрлы дистанцияне 2 минут 46 секундта йөгереп узып, финиш сызыгына 2нче булып килде. “Спорт белән ныклап 25 елдан артык шөгыльләнәм. Минем өчен ул –тормыш. Лаеклы ялда булсам да, хезмәтемне дәвам итәм. Күнегүләрне калдырмаска тырышам. Җәен йөгерәм, кышын чаңгыда йөрим. Районыбызда спорт белән шөгыльләнергә бөтен уңайлылыклар булдырылган. Элек боларның берсе дә юк иде. Бүгенге яшьләргә бу мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Спортка тартылу кешенең үзендә булырга тиеш, аңа мәҗбүр итеп булмый”, – ди Азат Дәүләтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев