Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Габделәхәт авыр елларны ачынып искә ала

Бөек Җиңү көне алдыннан 27 апрельдән 7 майга кадәр илебездә “Ветеранга кунакка” Бөтенроссия акциясе уздырылды.

 Чара ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының хәлен белү, аларны бәйрәм белән котлауны үз эченә алган  иде. Акциядән Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар укучы балалар белән сугыш чорында туган, шул чорның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән  Габделәхәт бабай Шакиров янында кунакта булдылар.

Фин сугышында катнашкан әзерлекле солдат буларак, әтиләрен беренче көннән үк фронтка озаталар. Дөрес, әле  ул  вакытта Габделәхәт тумаган була.  Өч айдан соң әнисе ире Шакирның хәбәрсез югалуы турында хат ала. Тагын  өч айдан Габделәхәт дөньяга килә. Аңа бер тапкыр да “әти” дип әйтергә насыйп булмый.  Ике улы, каенанасы Латыйфа әби белән Мәшһүдә ялгыз кала. Нинди генә кыенлыклар, ачлык, ялангачлык, хәерчелек күрергә туры килми сугыш чоры балаларына. Үсә төшеп, кул арасына керә башлагач, колхозда бозаулар һәм ат көтүе көткәннәрен, җәен кырдан ашлык, көзен көлтә, кышын фермада маллар караганын, ат белән фермага су ташыганнарын Габделәхәт бабай ачынып, зур дулкынлану белән искә ала. Илләребез тыныч булып, ул чорның авырлыкларын беркемгә дә күрергә язмасын дигән теләкләр белән ул бүгенге көндә балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, тормыш иптәше Нәфисә апа белән матур  гомер кичерә. 

 Гөлгенә Шәрифуллина,

   Сатыш авылы мәдрәсә-музее хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев