Гаилә көне белән!
15 май көнне Җир шарында 1993нче елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә — ул иң якын һәм кадерле кешеләр, ул һәммәбез өчен дә тормышта үз-үзеңә ышаныч уята торган иң мөкатдәс урын. Гаиләдә без шәхес булып формалашабыз, гаиләдә булган тәрбия безнең дөньяга карашыбызны билгели. Райондагы һәр гаилә - безнең районыбызның киләчәге. Бүгенге күркәм бәйрәмдә, иң беренче чиратта, дистә еллар дәвамында бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган гаиләләрне котлыйбыз! Бер-берегезгә игелекләр кылып, ярдәмләшеп яшәгез, гаилә учагының мәхәббәте һәм җылылыгы көч биреп, барыр юлыгызны яктыртсын, уңыш китерсен! Безнең районда бәхетле, тату гаиләләр күбрәк булсын! Һәр гаиләдә шатлыклы балалар тавышы яңгырасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев