Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә җиңү яулаган Хантимеровларны Рөстәм Миңнеханов бүләкләде [фоторепортаж]

«Сезнең гаиләнең тарихы – сезнең өчен генә түгел, ә сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, аларның балалары өчен дә таяныч», - ТР Рәисе.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов командаларның таланты, бердәмлеге һәм үз нәселе тарихына мәхәббәте белән таң калдыруын, гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәк мисалын күрсәтүен, нәсел реликвияләре һәм риваятьләре белән сокландыруын әйтте.

«Сезнең гаиләнең тарихы – сезнең өчен генә түгел, ә сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, аларның балалары өчен дә таяныч. Хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру мөһим. Еллар узган саен үткәннәр турында – ил, туган як, гаилә тарихы турында ешрак уйланабыз. Татарлар җиде буын ата-бабаны белергә тиеш, дип, элек-электән әйтеп килгән», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев