Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«ГТО» Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы җиңүчесе билгеле булды

Фестивальдә Саба районы буенча 7 команда көч сынашты

 Гаиләләрне балаларны физик тәрбияләү процессына җәлеп итү, традицион гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан 15 апрель көнне Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында «ГТО» ВФСК фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда Саба районы буенча 7 команда катнашты. Бәйрәмне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Ирек Рамазан улы тантаналы рәвештә ачты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Макаровлар гаиләсе (Иштуган бистәсе; Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе)
2 урын-Хафизовлар гаиләсе (ш.т.б. Байлар Сабасы; Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе)
3 урын-Ибраһимовлар гаиләсе (Тимершык авылы; Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Ярышлар дуслык һәм җылы атмосферада узды, залда сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде, беркем дә бирешергә теләмәде.
Җиңүче гаилә 2024 елның 20 апрелендә Казанда узачак Гаилә фестиваленең республика этабында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев