Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр атна имин булсын

Районыбызда 16-20 сентябрьдә балаларның юлларда имгәнүен профилактикалау максатында имин­лек атналыгы узды.

   Аның кысаларында Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет  учреждениесе  хезмәткәрләре Саба гим­на­зиясендә укучылар белән очраштылар. ГАИнең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин балаларга юлларда, урамнарда,  чатлар, “зебра”лар аша узганда, җәмәгать транспортында үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен, махсус  утыргычлардан файдалану тәртипләрен аңлатты.

“Кызганычка каршы,  кайбер балалар урам  аша  чыкканда юлларын кыскарталар, тротуарлар була торып юлдан баралар,  светофорның  тыю сигналларына  игътибар итмиләр. Балигъ булмаганнар катнашында бәхетсезлек очраклары шушы гади генә кагыйдәләрнең  үтәлмәве аркасында  килеп чыга”, – диде  ул.  Шулай ук җәяүлеләр  сукмагы  аша  узганда  колакка наушниклар куеп музыка тыңлау да күңелсезлек  белән тәмамлануы ихтималын  да билгеләп  үтте.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет  учреждениесенең Саба  бүлекчәсе  начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова тәүлекнең  караңгы  вакытында  яктылык  кайтаргыч  элементлардан файдалануның   мөһимлеген искәртте, районда балалар катнашында килеп чыккан аварияләр статистикасы белән таныштырды. Быел  районда балигъ булмаганнар гаебе белән 2 күңелсез хәл теркәлгән, алар төрле дәрәҗәдә тән  җәрәхәтләре  алган.

Фәнил Хәмитов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев