Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Һөнәри әзерлекле белгечләргә һәр заманда ихтыяҗ зур”

17-20 февраль көннәрендә Саба аграр көллияте базасында «Яшь профессионаллар-25» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы үтте.

 Барлыгы 300 компетенцияне үз эченә алган  ярышта Татарстаннан 2000нән артык студент катнашып, алар үзләренең һөнәри яктан никадәр әзерлекле булуларын күрсәтәләр.  Саба аг­рар көллияте базасында авыр йөк техникасына хезмәт күрсәтү компетенциясе буенча узып, Мамадыш, Чаллы, Әлмәт, Саба, Минзәлә районнарыннан алты студент катнашты. Дүрт көн  дәвам иткән ярышта конкурсантлар барлыгы җиде модульдә: двигатель белән идарә итү, руль идарәсе һәм тормоз, электр җи­һазлары системалары һәм кли­матны контрольдә тоту, двигатель механикасы һәм төгәллекне үлчәү, трансмиссия, автомобильне җиһазландыру, ремонтка документлар рәсмиләштерү буенча һөнәри яктан компетенцияләрен күрсәттеләр.

“Әлеге ярыш  өч көндә җиде мо­­дульне эшләп бетерүгә корылды.  Саба аграр көллиятенең  матди–техник базасы бик яхшы. Бәйгене уздыруга бөтен шартлар булдырылган. Биредә җиңүче Татарстан буенча, аннары  Россия күләмендә үзен күрсәтәчәк. Әлеге конкурсантлар башта үзләренең көллиятләрендә сайлап алу турын уздылар. Бу бәйгедә теория юк,  практик яктан әзерлекле булуларын, гади итеп әйткәндә, бөтен үзләштергән белемнәрен практикада үз куллары белән раслап күрсәтергә тиешләр. Теорияне өй­рәнеп була, әмма практик әзер­леккә берничек тә кәгазьдән  карап  кына ирешеп булмый.  Гайка да китапта язылганча җиңел генә сүтелмәячәк. Аны сүтә белер өчен иң беренче күнекмә  кирәк”, – диде Чаллы шәһәренең Поташев исемендәге техник көллияте директоры урынбасары, йөк техникасына хезмәт күрсәтү  компетенциясе буенча баш эксперт Равил Заһретдинов. 

  Ярышта катнашучы егетләр барысы да үзләрен теоретик һәм  практик яктан  яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.  Һәр модуль буенча да  экспертлар аларның эшен югары бәяләде.  

Йөк машиналарына хезмәт күр­сәтү компетенциясе буенча ярышларда  иң һөнәри әзерлекле бу­лып   Чаллы  шәһәренең Поташев исемендәге техник  көллияте студенты Игорь Лещуков танылды. Икенче урынны Саба аг­рар көллияте студенты Ники­та Тимофеев, өченче урынны  Әлмәт шәһәренең политехника көллиятеннән Булат Измаилов яулады.

“Авыр йөк машиналарына техник хезмәт күрсәтү буенча ярышта мин тормоз системасы буенча эксперт буларак катнаштым. “КамАЗ” машинасының тормоз системасына махсус кертелгән тө­зексезлекне егетләр ике сәгать эчендә табып, шуны төзәтеп, эшләп чыктылар. Егетләр өметле,  кызыксынучан. Белмәгәннәрен со­­рашалар. Үзләре әлеге машиналарда эшләп карагач,  кызыксынулары тагын да арта. Хәзерге көндә авыр йөк машиналарында эшләүчеләргә ихтыяҗ бик зур”, –ди   Саба аграр көллиятенең махсус фәннәр укытучысы Рашат Мусин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев