Ялга кайткан арада очрашу
“Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында район башлыгы Рәис Миңнехановның туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашуы узды
“Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында район башлыгы Рәис Миңнехановның туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашуы узды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар чәй табыны янында аралашып, булган проблемалар, хәзерге вакыттагы вәзгыять турында фикер алышты. Рәис Миңнеханов аларның һәрберсе белән якыннан танышып, ихтыяҗлары, нинди ярдәм кирәк булуы белән кызыксынды. Райондашларыбыз Ватан алдындагы бурычларын хәрбиләрчә төгәл үти. Араларында инде отделение, танкка каршы батарея командирлары дәрәҗәсенә күтәрелгәнәр дә бар. Егетләр гадәттәгечә, фронт тормышыннан зарланмыйлар. “Бөтен нәрсә бар, аллага шөкер, барысы да тәртип”,– дип җавап бирделәр. Махсус хәрби операциядәгеләрнең кайбер үтенечләре район җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарга алынды. Шулай ук термокиемнәр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Районда сугышчылар һәм аларның якыннары белән тыгыз бәйләнеш оештырылган.
“Гаиләләрегезгә зур рәхмәтлебез. Ни кирәк, барысын да гуманитар ярдәм итеп җибәрәләр. Кулдан килгәнчә, бүгенге сораулар буенча да булышырбыз. Иң мөһиме, исән-сау булыгыз. Сез үзегез генә андагы хәлләрнең нәрсә икәнлеген яхшы беләсез. Үзегезне саклагыз. Без барыгызның да өйләрегезгә җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез һәм бу очрашу мөмкин кадәр тизрәк булсын иде”,– диде Рәис Миңнеханов.
Очрашуда Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин да катнашты. Ихлас сөйләшү җылы мохиттә үтте.
Аз сүзле, һәркайсыннан чын ир-егет сыйфатлары бөркелеп торган райондашларыбыз Рәис Миңнехановка, туң йөрәкле булмаган кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев