Ялган мәгълүмат биргән
Суд залыннан
Саба районы судында чит ил гражданинын фиктив рәвештә учетка кую факты буенча җинаять эше каралды. Үзбәкстан кешесе И., миграция законнарын үтәү зарурлыгын белә торып, чит ил гражданнарының Россия Федерациясендә вакытлыча яшәү урыны турында тиешле органнарга хәбәр итү мәҗбүри икәнлеген аңлаган хәлдә, әлеге таләпләрне бозган. Ул, кабул итүче як булып тормыйча, ягъни чит ил гражданнары чынлыкта яшәми һәм эшләми торган адрес буенча, аларны теркәү өчен ялган мәгълүматлар биргән.
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде һәм эшне гадиләштерелгән тәртиптә карау турында үтенечен раслады. Ул әлеге гаризаны адвокат белән киңәшләшкәннән соң, аңлы рәвештә бирүен әйтте.
Суд, эшнең барлык шартларын, И.ның гаебен тануын, үкенүен, уңай характеристикаларын, карамагында алты балигъ булмаган баласы булуын, сәламәтлек торышын, хәйрия эшләре белән шөгыльләнүен һәм элек хөкем ителмәвен исәпкә алып, аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 322.3 статьясы буенча гаепле дип тапты. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Гомергә каршы җинаять
2026 елның 10 мартында Саба районы суды гражданин З.га карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Көтмәгәндә килеп чыккан ызгыш барышында, ул зыян күрүченең гомеренә куркыныч тудыра торган авыр тән җәрәхәтләре китерүгә юнәлтелгән җинаять кыла. Ягъни йорт кухнясында өстәлдән кухня пычагын ала һәм, аны корал буларак кулланып, аңлы рәвештә Ш.ның корсак өлешенә кадый. Үзенең җинаятьчел гамәлләре белән Ш.га физик авырту китерә. Юан эчәкнең ќыерчыклы ярысына, ашказанының алгы стенасына үтеп кергән яра Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы таләпләре нигезендә, сәламәтлеккә авыр зыян салу дип бәяләнә.
Суд утырышында гаепләнүче З. үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенүен белдерде. Ул яшәү урынында тискәре яктан характерлана. Шулай ук җәзаны җиңеләйтүче шартлар да исәпкә алынды: тәрбиясендә балигъ булмаган бала булу, гаепләнүченең һәм аның туганнарының сәламәтлек торышы, зыян күрүчедән гафу үтенүе, элек хөкем ителмәве. Җәзаны авырайта торган шартлар суд тарафыннан билгеләнмәде.
Суд РФ Җинаять кодексының 111нчы статьясы 2нче өлеше «з» пункты нигезендә гаепле дип табылган З.га 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Ул әлеге срокны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Фото:Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев