«Ямьле Саба» яр буена - «Алдынгылар походы»
Сәфәр «Время открытий» Бөтенроссия акциясе кысаларында оешты
"Яшьлек" яшьләр үзәге һәм Саба районы "Алдынгылар" хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе "Время открытий" Бөтенроссия акциясе кысаларында, "Ямьле Саба" яр буена "Алдынгылар походы" оештырды.
Мондый сәяхәтләр яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен менә дигән чара булып тора.Саф һавада вакыт үткәрү табигатьне күрергә һәм тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге поход кысаларында һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты: балалар җептән һәм сәйләннән беләзек үрү, кәгазьгә һәм ташларга акрил буяулар белән рәсем ясау белән шөгыльләнделәр.Шулай ук күңелле ярышлар да оештырылды. Зур ботинкалар киеп йөгерү, туннель аша чыгу кебек ярышларда балаларның җитезлеге сыналды. Актив ялдан соң балалар табын артында сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев