🎄 Яңа ел могҗизасы «Тургай» приютында 🎁
Бу көнне приют чын Яңа ел әкияте рухы белән яшәде
Яңа ел могҗизасы якынлашкан көннәрдә, салкын һава бәйрәм көтүе белән җемелдәп торганда, ә күңелләр игелеккә ачылган чакта, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева Сабанчы районындагы «Тургай» приюты тәрбияләнүчеләренә янә бәйрәм җылысын бүләк итте.
Чын күңелдән кайгырту һәм игътибар белән сугарылган әлеге очрашулар инде матур традициягә әверелде. Балалар Казаннан килгән профсоюз кунакларын түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп ала.
Бу көнне приют чын Яңа ел әкияте рухы белән яшәде. Көлү һәм могҗизаларга бай бәйрәм иртәсе балаларга шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. Балалар янына күптән көтелгән Кыш бабай белән Кар кызы килде. Сабыйлар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, конкурсларда теләп катнаштылар, түгәрәк уеннар уйнадылар, бар дөньясын онытып, бәйрәм рухына чумдылар.
Елена Кузьмичева исеменнән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Титова балаларны һәм приют хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән җылы котлады. Һәр балага Яңа ел бүләге — уенчыклар һәм үстерүче уеннар тапшырылды. Алар балалар өчен күңелле уеннарда һәм беренче акыллы ачышларда ышанычлы юлдаш булыр дип ышанасы килә.
ТР ПФ матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев