Яңа Мичән балалар бакчасында ремонт эшләре бара
Район яңалыклары

Яңа Мичән балалар бакчасында ремонт эшләре бара

Яз- төзекләндерүләр чоры

 Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Төзекләндерү эшләрен «ПМК- 159» җәмгыяте башкара. Бүгенге көндә эчке яктан бина диварларын  гипсокартон белән тышлыйлар. Әзер өлешләрдә штукатур- маляр эшләре башкарыла. Асылма түшәмгә каркаслар корыла. Кухня бүлмәләренә  плиткалар ябыштырыла. Тиздән сабыйларны яңа, матур, якты бина каршылаячак.


Нет комментариев