Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Георгий тасмасы» акциясендә катнашты

Автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп һәм йөртүчеләрнең документларын тикшереп кенә калмыйча, яшь ярдәмчеләре белән бергә юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, Лесхоз урта мәктәбенең ЮИД (Яшь инспекторлар хәрәкәте) отряды укучылары белән берлектә, «Георгий тасмасы» акциясе үткәрделәр.

 

Автоинспекторлар  юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп һәм йөртүчеләрнең документларын тикшереп кенә калмыйча, яшь ярдәмчеләре белән бергә юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга хәтер символы булган Георгий тасмалары, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында белешмәләр тараттылар.

Әлеге акция халык батырлыгы турында тарихи хәтерне саклауга, яшь буында патриотизм тәрбияләүгә һәм юлларда иминлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев