Ясле-бакча балалары макулатура тапшыра
Район яңалыклары

Ясле-бакча балалары макулатура тапшыра

Бу атнада Сабаның «Шатлык» балалар бакчасында «Кәгазьгә – икенче яңа тормыш» исеме астында макулатура җыю акциясе уза

Акциядә барлык төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша. Макулатура җыю акциясе ирекле характерда булса да,  ярыш  төсмере алды.  

   Мәктәпкәчә яшьтәге балалар макулатураны эшкәртеп  кулланышка кертү  агачларны кисүдән саклаганын,  һәр  60 килограмм макулатураның  1 агачны коткарганын да анлыйлар. Шуңа да, кәгазьләрне өйдә дә, бакчада да ташламыйча җыеп барып тапшыралар.

    Без үткәргән акция  балаларда  һәм   әти-әниләрдә  экологик культура формалашуга башлангыч бирде дип ышанабыз һәм бу юнәлештә эшләвебезне дәвам итәргә планлаштырабыз. Яңа буын экологик яктан  белемлерәк  һәм чүп-чарны аерым җыю алар өчен көндәлек тормыш нормасы булыр дип ышанасы килә. 

дип хәбәр итә бакча коллективы


Нет комментариев