Явлаштау кызлары дисбе тезәргә өйрәнде
Китапханәдә тәсбих ясау буенча мастер-класс үткәрелде
Мөселман кешесе яшәгән һәр йортта дисбе- тәсбих бар. Аны безнең әби-бабаларыбыз хөрмә жимеше төшеннән ясаганнар. Ә бүгенге көндә дисбе тезүнең бик күп төрле алымнары бар. Шушы яңа алымнарны кулланып, Явлаштау авыл китапханәсендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дисбе тезү буенча мастер-класс уздырдылар.Тезү тәртибе,төсләрне дөрес сайлау турында сөйләделәр.Балалар бу эшне бик яратып башкардылар,һәркайсының үз төсе,үз зәвыгы. Нәтижәдә, бик матур дисбеләр барлыкка килде. Мастер-класста 30га якын кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев