Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче»дә ураза аен хөрмәтләп 280 ветеранга күчтәнәч пакетлары өләштеләр, зурлап ифтар мәҗлесе дә оештырылды

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте изге Рамазан аенда саваплы , игелекле эшләр башкаруын дәвам итә.

        5 апрель көнне шушы җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче 280 ветеранга күчтәнәч- пакетлар тараттылар.

    Һәм шушы изге гамәлләрне дәвам итеп,  7 апрельдә ҖЧ “Игенче” җәмгыте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан ветеран өлкәннәр  һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар  катнашында  ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә  Мөдәрис  хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.

     Хуҗалык җитәкчесе  Алмаз Зөфәр улы , ифтарда  катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

     Җитмеш биш кешегә  исәпләнгән табында ниләр генә юк иде. Өлкәннәр бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды.

     Тоткан уразалар кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев