Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Игътибар-балалар!» профилактика операциясе башланды

Инде ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы аварияләрдә 2 бала һәлак булган, 104е җәрәхәтләнгән.

«Игътибар-балалар!»  профилактика операциясе 

Районда   26 майдан җәйге каникуллар башлануга туры  китерелгән  чара – юлларда балаларның имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән «Игътибар-балалар!»  профилактика операциясе  башланды.  Ул күңелсез статистиканы күздә тотып  оештырылган. Инде  ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы аварияләрдә 2 бала һәлак булган, 104е җәрәхәтләнгән.

Балалар иминлеге өчен чаралар комплексы үз эченә балигъ булмаганнарны машинада, автобусларда  йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауны, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне зебраларда үткәрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне арттыруны, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруны, автоинспекторларның ата-аналар өчен  балалар иминлеге мәсьәләләре буенча әңгәмәләр, җәйге лагерьларда белем арттыру чаралары үткәрүен (юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар, викториналар) һәм башкаларны  ала. Операция 8 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев