Ил табынын бизи бүген Сабабызның икмәге
1188
0
Бүген Сабада авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булды
Бүген Сабада авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булды
Слетны алып баручылар тантананы әнә шундый сүзләр белән башлады. “Уңыш бәйрәме-2023”кә аграр тармак ветераннары да чакырылган иде. Саба игенчеләрен уңышлары белән котларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде.
“Бу көннәрдә Уңыш бәйрәмнәре күпчелек районнарда үткәрелә. Сезгә – яхшы эшләгән Саба районына җибәрүләре өчен шатланып килдем. Күрсәткечләргә килсәк, республикабыз быел 3,7 миллион тонна ашлык җыеп алды. Авырлыклар булуга карамастан, куелган максатка ирешелде. Республикабыз сыерлардан сөт савып алу буенча да Россия күләмендә беренче урыннарда бара. Әлеге күрсәткечләрдә Саба районының да өлеше зур. Моның өчен көнне төнгә ялгап эшләп, бүген бәйрәмгә җыелган механизаторларыбызга, терлекчеләргә министрыбыз Марат Азатович һәм үземнең исемнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүген истәлекле көн, алдынгылар тәбрикләнә. Ветераннарның да урыны түрдә. Хезмәт куанычы сезгђ алдагы эшләрегезгә дә көч-куђт бирсен”,– ди ул.
“Саба” җәмгыяте машина йөртүчесе Альберт Агеловка Министрлыкның Мактау грамотасын, “Нырты” предприятиесе баш агрономы Инсаф Мөхәрләмовка, “Туган як” җәмгыяте тракторчысы Илназ Маликовка Рәхмәт хатларын тапшырды.
Саба муниципаль районы Мактау грамоталарына механизаторлар Рөстәм Гатиятуллин (“Саба” җәмгыяте), Фәрит Фәтхиев (“Курсабаш”), Наил Шакиров (“Мөхәммәтшин” хуҗалыгы) лаек булды. “2023 елның кыр эшләре тәмамланды. Һава торышлары уңай булмаса да, сез белгечләр белән яңа технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә уңышларга ирештегез. Сезгә җитештерүчән хезмәтегез һәм яшь буынга үзегезнең эш тәҗрибәгезне тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов аларны сәхнә түрендә уңышлары белән тәбрикләп.
Районыбыз аграрийларының игенчелектәге фидакарь хезмәте турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин сөйләде.
Слетта район башлыгы карары нигезендә игълан ителгән ярыш шартларында каралган күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар, ашлык, яшел масса ташучылар, җир эшктәртүчеләр акчалата кызыксындыру бүләкләре алды. Иң соңыннан сәхнәгә өлкән буынга алмашка килгән яшь механизаторлар Фавиз Гыйлаҗиев (“Мичән”), Ирек Дәүләтшин (“Шытсу”), Ядкарь Әгъләмов (“Юлбат”) чакырылды.
Слетта катнашучылар Илсөя Бәдретдинова концертын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев