Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Иң төзек торак пункт» республика конкурсы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

20 декабрь көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2022 елда ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды

  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Җиңүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты дипломнарын тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан конкурска йомгак ясау яхшы традициягә әверелде. Конкурсның максаты-торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзекләндерелгән торак пункты конкурсы 7 номинация буенча үткәрелә, төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы торак милекчеләре ширкәте һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлана. Яшелләндерүдә югары күрсәткечләре өчен Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев