Иңнәрендә бер гасырлык гомер
Сабада яшәүче Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗинага 100 яшь тулды
Кочак-кочак чәчәкләр арасында елмаеп утыручы, күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкыган, һаман да матурлыкка гашыйк әбекәйнең бер гасыр гомер кичергәненә ышанырлык та түгел....
Мәнзума Әлмөхәммәт кызы 1925 елның 28 февралендә Байлар Сабасында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Саба мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, 1942 елда Саба Халык судында сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. Тирән белемле, оста оештыру сәләтенә ия кыз тугыз ел район комсомол комитетында эшли. Калган бөтен гомере район мәгариф бүлеге белән бәйләнгән. 1954 елдан лаеклы ялга чыкканчы, район мәгариф бүлегендә икътисадчы һәм профсоюз комитеты бухгалтеры вазифасын башкара. 1980 елда лаеклы ялга чыккач та 12 ел яраткан хезмәтеннән аерылмый. Тормыш иптәше Әбүбәкер белән утыз ел бәхетле гомер кичереп, ире 2001 елда вафат була.
Мәгариф эше ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котларга башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, элекке хезмәттәшләре – район мәгариф бүлеге ветераннары килгән иде. “Бүген бик зур бәйрәм: райондашыбыз 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Районда бу яшьне каршылаган ике өлкән кеше бар: берсе Шәмәрдәндә яшәүче 101 яшьлек Нурия апа Шәйдуллина. Сез авыр сугыш афәтләрен, ачлык елларын кичергән, сугыштан соң илебезне торгызган катлаулы чорларны үткән кеше. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә без шушындый матур дөньяда яшибез”, – дип Марат Кәримов РФ Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнехановның Котлау хатын, махсус туган көн бүләкләре белән бергә тыл хезмәтчәне буларак “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален дә тапшырды.
Мәнзума әбигә күзләр тимәсен, акылы камил, хәтере ачык. Колак белән күз генә бераз сыната дисә дә, үзен котларга килгән һәрбер кешегә аерым игътибар биреп, һәрберсен танып, гаилә әгъзалары белән дә кызыксынды. “Хәлләрең ничек?”–дип сораучыларның барысына да “Бишле”, дип җавап биреп, 110 яшемә килми калмагыз”, – дип шаяртып та алды. Ул бертуган апасының кызлары Зарема һәм Земфира апалар тәрбиясендә яши. “Ире вафатыннан соң ялгыз яши алмый башлагач, Мәнзума апа янына яшәргә күчтек. Әле ул үзен үзе карый, бераз ярдәм генә итәргә кирәк. Кычкырып китап укыганны, сканвордлар чишәргә ярата. Гомер буе эштә булды, туристик сәяхәтләргә йөрергә яратты. Ул булмаган союздаш республика калмагандыр. Аралашырга яратты. Хезмәттәшләре бик хөрмәт иттеләр”, – ди Зарема апа. Элекке хезмәттәшләре – район мәгариф бүлеге ветераннары да Мәнзума ханым белән бергә эшләгән елларның хатирәләрен яңарттылар. “Мәнзума апа белән озак еллар бергә эшләдек. Гадел, ярдәмчел, төгәл, тәвәккәл кеше ул. Үзенең эшеннән бушаса, башкаларга булышты. Ике тапкыр сөйләмим, бер сөйләгәндә язып барыгыз, дип әйтә иде. Мин дә эшли башлагач: “Радио ике тапкыр сөйләми, язып барыгыз”, дип бу сүзләрне үз хезмәтемә дә өлге итеп алдым”, – дип сөйләде озак еллар район мәгариф бүлегендә баш бухгалтер булып эшләгән Лида Йосыпова. Үзен хөрмәт итеп килгән җитәкчеләргә, хезмәттәшләренә әбинең рәхмәте чиксез иде. “Сабадан беркая чыгып китмәдем. Болай озак гомер итәрмен дип уема да килмәгән иде. Бу яшькә җитүемнең аерым сере дә юк. Гомер буе тынычлыгым булды. Өйдә дә әти белән әни арасында беркайчан тавыш булмады. Пошмый торган кеше булгандыр, дип уйлый күрмәгез, андый кеше түгел мин. Үзем дә гомер буе беркем белән тавышка кермәдем. Һәрвакыт әйбәт кешеләр янында эшләдем. Җитәкчеләрем дә искитәрлек яхшылар иде. Мине зурлавыгызга Аллаһ үзегезне олыласын“, – диде гасыр кичкән ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев