Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Байлар Сабасында яшәүче Мәнзүмә Хуҗинаны 100 яшьлеге белән Владимир Путин һәм Рәис Миңнеханов тәбрикләде

Юбилярга Россия Президенты һәм Татарстан Республикасы рәисенең котлау хатлары белән бергә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның тәбрикләве дә җиткерелде.

Бүләк-котлауларны һәм шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален Мәнзүмә Әлмөхәммәт кызына Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тапшырды. Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан мәгариф бүлегеннән Нәркиз Мифтахова, элекке хезмәттәшләре дә котладылар. 

   Хуҗина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызы 1925 нче елның 28 нче февралендә  Байлар Сабасы авылында 6 балалы гаиләдә дөньяга килә. Саба мәктәбендә 10 класс белем алгач, 1942 нче елда Халык судында (Нарсуд) сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан район комитетында (8 ел) эшли, соңрак район мәгариф бүлегендә экономист булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.  Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерәләр (2001 елда вафат була). 

Бүгенге көндә Мәнзүмә апа бертуган апасының кызлары Зарима һәм Земфира тәрбиясендә яши. Күзләре начар күрсә дә, зиһене яхшы, җор телле, аңа сеңелләре китаплар укыйлар, бергәләп сканвордлар чишәләр. Туган көнен котлап килүчеләрне «Киләсе юбилеема да көтеп калам», дип озатып калды Мәнзүмә апа. Насыйп булсын!

Фәридә Вилданова һәм Илмира Галимуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев