Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Җиңү көнен кырда каршылыйлар

Районда барысы 4826 гектарда сабан культулары чәчелгән.

Март аенда көннәр кинәт җылынгач, яз иртәрәк килә, дигәннәр иде. Апрель барысын да үз урынына куйды. Энтропия күренеше турында онытырга  ярамый шул. Ягъни җирдә уртача температура тигезлеге барыбер саклана. Быел чәчү эшләре дә бер атнага соңрак та калды әле. Хәтта ун көнгә  тоткарланды диючеләр дә бар. 

Игенчегә табигатьтәге һава торышы планнары  белән килешергә   генә  калды. Җир кайда  иртәрәк  өлгерә дисәк, көньяктарак урнашкан “Сатыш” бригадасында чәчүгә беренчеләрдән  чыктылар. Атна уртасында хуҗалыкта булып, эшләрнең барышы белән танышып кайттык. Бәяләргә бәйле килеп туган икътисадый вәзгыять игенчелектә рентабельлелекне та­гын да күтәрү мөмкинлекләрен эзләүгә этәрә. Әлеге тармакта табыш алуның бер юлы – сорау зуррак булган  культураларга игътибарны  арттыру. Шул  максаттан ”Сатыш”та беренче тапкыр 400 гектарда көнбагыш игү планлаштырылган. Икедән бер өлеше Аккүл Бигәнәй авылы ягындагы кырда үстереләчәк. Биредә механизатор Марат Галимуллин “MF 6713” тракторына тагылган “KUHN” чәчкече белән эшкә керешкән иде. Агрегатка студент егетләр хезмәт күрсәтә. Алар Радик Шәрипов манипуляторда алып чыккан орлык белән чәчкеч савытларын тиз арада тутырып та куйдылар. Икенче сменада “MF 6713”кә Булат Габделхаков утырачак.

“Дөм караңгыга кадәр кырдан кайтып китмәскә тырышабыз. Вакыт ашыктыра. Бу мәйданнарда көнбагышның иртә өлгерә торган  “Синтез” сорты игелә. Агротехника технологиясе икенчерәк. Катлаулы чәчәкләр гаиләсенә керүче ике өлешле үсемлек булганлыктан,  чүпкә каршы аерым, ягъни ике тапкыр эшкәртергә кирәк. Сатыш  ягындагы басуда шулай ук иртә өлгерешле “Енисей” гибриды чәчү планлаштырыла. Иң зур проблема — җыеп алу. Көз көне корыганын көтәсе, яңгыр, кар яуса, озакка сузылырга мөмкин”, – диде баш агроном Ризат Габдрахманов.

Элек көнбагышны сенаж өчен генә чәчәләр дә, яшел килеш уралар иде. Ул вакытта май ясаучы заводлар да юк иде бит. Хәзер  үзебездә дә бар. Моннан тыш “Сатыш” бригадасында кукурузның да 200 гектарыннан бөртек җыйнап алуны бурыч итеп куйганнар.  Аннан орлык әзерләп сатып табыш  кертергә була. Силоска 350 гектар кукуруз мәйданы тәгаенләнә.  

Шулай  бөртекле  культуралар чәчү барган мәйданнарда булдык. “Саба” җәмгыятеннән килгән Илнар Зәйнагов 12 метрлы “СЭЛФОРД” комплексы белән 70 гектарда арпа орлыкларын җиргә күмдерә иде. “Бу басуга иртәнге сәгать 4ләрдә күчте. Көн урталарында чәчеп бетерә. Без  аны туктата  алмыйбыз”, – диде агроном. Чыннан да, кая  ул тормозлау! Һәр минуты кадерле. Тузан эчендәге тракторын гына фотога төшерергә калды. Уҗымнарга КАС ашламасы кертүче Ренат Габдуллин, туңга сөрелгән җирләрне тырмалаучы Рәлиф Шәмсиев белән дә шуңа охшаш хәл  килеп  чыкты.  Хуҗалыкта кыр эшләренә 8 трактор, 3 “КамАЗ”  автомобиле тартылган. Механизаторларны көнгә ике тапкыр ашату оештырылган.

Хуҗалыкта 5 майга уҗымнары тукландыру – 600, күпьеллыкларны ашлау  80 гектарда үткәрелгән. Туңга сөрелгән җирләр 1800 гектарда тырмаланган. Сабан культуралары 310 гектарда чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев