Җиңү көненә багышланган парад һәм бәйрәм митингы Шәмәрдәндә дә тантаналы шартларда үтте
571
0
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Көннең салкынча һәм пыскаклап торган яңгырлы булуы гүя шомлы елларның чагылышы булып, күз яшьле үткәннәрнең кайтавазына әверелде. Шунысы кызганыч, әле берничә ел элек кенә мәйданның иң түрендә бер рәт булып утырган мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының урыннары буш иде. Аларның урынын бәйрәм тантанасына килгән тыл ветераннары алды. Сугышның бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән тыл батырларының да сафлары елдан-ел кими. Шәмәрдән авыл җирлеге буенча 16 тыл ветераны исәпләнә, шулай ук ике Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны яши. Ветераннар саны кимү белән хәтер дә саега бара дигән сүз. 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында Шәмәрдәннән фронтка 700гә якын кеше китә, шуларның 92се хәбәрсез югала, 171 кеше илебез азатлыгы өчен башларын сала. 89 кеше инвалид булып туган җирләренә әйләнеп кайта.
Бәйрәм тантанасы оешма-предприятие, учреждение коллективлары парады белән башланды. Быел да бердәм рәтләрне мактаулы хезмәт ияләре – авыр сугыш елларында фронтны икмәк белән тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткән, бүген дә ил табынын баетуда көч куючы икмәк кабул итү предприятиесе башлады. Шәмәрдән газүткәргечләр линия-производство берләшмәсенең 23 газчылар династиясе белән дә данланган, барлыгы 410 хезмәткәрне берләштергән бердәм коллективы мәйданнан да хезмәттәге кебек лаеклы төстә үтте. Махсус киемле яшь армиячеләрнең тигез сафлары сокландырды. Бөек Ватан сугышында үзенең героик оборонасы белән дан казанган Герой-шәһәрләр – Ленинград, Севастополь, Одесса, Сталинград, Киев, Керчь, Минск, Мәскәү, Мурманск, Тула, Новороссийск, Смоленск, Брест шәһәрләрендә барган канкойгыч сугышларны күрсәткән программаны күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде: өлкәннәрнең яңадан күңел яралары кузгалды, яшьләр сугыш чорының бар ачысы сурәтләнгән бу вакыйгаларны күреп тетрәнде.
Шәмәрдәнлеләрне Бөек Җиңү көне белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. “9 май – тантаналы, шул ук вакытта күп корбаннар исәбенә яуланган тиңдәшсез зур бәйрәм. Ватаныбыз азатлыгы өчен 27 миллионнан артык халкыбыз үз гомерләрен биргән. Шәмәрдән станциясе сугыш чорында төп рольне уйнаган. Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Җиңү көнен үзен аямый көрәшкән каһарманнар белән бергә, көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары да якынайта. Бүген күп якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, аларны да матур итеп хөрмәтләрбез дип ышандырып калам. Якты бәйрәмебез уңаеннан илебезгә тотрыклылык, тыныч күк йөзе, матур киләчәк телим”, –диде ул. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев та тантана уңаеннан җирлек халкына изге теләкләрен җиткереп, әлеге бәйрәмнең халкыбызның батырлыгын, геройлык үрнәкләрен күрсәтүен, илебезгә тынычлык, иминлек бүләк иткән каһарман сугышчыларның, әби-бабайларның батырлыгын онытырга хакыбыз юклыгын тагын бер кат искәртте. Илебез азатлыгы өчен башларын салган батыр сугышчыларның якты истәлеге уңаеннан бер минут тынлык игълан ителде. Тантана хәрби җыр-биюләр, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Сугыш елларының ачы дәһшәт-газабын ул чордагы бишектәге сабый да, сугыш кырында соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән батыр солдат та, газизләрен югалтудан өзгәләнгән ана да бергә күтәрә. Бәйрәм тантанасында тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлекләре турындагы театраль тамаша һәркемнең күңел кылларын кузгалтты. Язгы ташу вакытында төн уртасында Шәмәрдән станциясе аша узучы товар поездына олау илтүче ачлык-ялангачлыктан хәлсезләнгән хатын-кызлар, олау өстендә тамагы ачлыктан тилмереп елаучы сабый, аяк киеменнән су кереп, туңудан тәмам йөри алмаслык хәлгә килгән һәм аяклары кып-кызыл канга әйләнгән сабыр ханымнарны тик бер максат – нинди генә шартларда да фронтка икмәк озату планын өзмәү берләштерә. Җиңү соңгы тамчы көченә кадәр көрәшкән тыл ветераннары тырышлыгы бәрабәренә дә яулана. Бүгенге көнебезнең тынычлыгы, муллыгы, азатлыгы, иминлеге өчен көрәшүчеләр алдында без мәңге бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев