Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Йорт чатлары MAXка күчә

Чат ул виртуаль даирәдә берничә кешенең онлайн аралашуы дигәнне аңлата. Монысы гайбәт сату өчен түгел, тормыш мәсьәләре буенча.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы идарәче компанияләрне, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән MAX мессенджерындагы йорт чатлары аша аралашуга  кагылышлы закон кабул итте. 

 Йорт чатлары халык һәм идарәче оешмалар арасында актуаль мәгълүматны оператив алмашу өчен каралган. Алар милекчеләрнең үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә, уртак мөлкәт торышы турында вакытында белергә ярдәм итә һәм заявкалар бирү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру өчен уңайлы канал булып тора. Максат –  күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру, торак-коммуналь хуҗалыкның гади цифрлы функцияләреннән файдалануны тәэмин итү.

Сервисның тагын бер бурычы – халыкка  идарәче компания эшчәнлеге турында актуаль мәгълүмат бирү, ремонт һәм чаралар турында хәбәр итү, шулай ук су, электр һәм газ буенча күрсәткечләрне турыдан-туры MAX мессенджеры аша тапшыруны гадиләштерү.

“Торак милекчеләре шир­кәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге” идарәче компаниясе директоры Айдар Шәйхетдинов әйтүенчә, районыбызда 113 артык күпфатирлы йорт чаты булдырылган. MAX платформасын сайлау мәгълүматларны саклауның югары дәрәҗәсен һәм хәбәрләр алмашуның ышанычлылыгын тәэмин итә. “Чатлар тиз эзләп табарга  уңайлы булсын  өчен йорт  адреслары һәм  номерлары белән  теркәлделәр. Хәрбер чатка торак-коммуналь, газ хуҗалыклары, электр  челтәре белгечләре үз телефон номерлары белән  кертелде. Бу торак милекчеләре  өчен бик  уңайлы. Кайсыдыр йортта ут сүнә  икән, анда  яшәүче бу хакта чатка яза һәм  аны  электрик та  күреп ала. Проблема тиз арада хәл ителәчәк. Әйтик, бер  йортта килеп   чыккан  мәсьәлә буенча  без инде “Энергосервис”ка шунда ук  заявка  биреп  өлгердек. Чаттагы хәбәрләрне идарәче  компания  юристы да  контрольгә ала. Безнең  бурыч  –  үз йортларының чатларына керүчеләр  санын арттыру”.

Чатка керү өчен сылтама «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык системасының федераль платформасына автоматик рәвештә җибәрелә. Бу сылтама даими булып кала һәм йортның идарәсе алышынса да үзгәрми.

Шулай ук йорт халкына мөһим хәбәрләрне «Госуслуги Дом» чат-боты аша җибәрергә мөмкин. Аны телефондагы  плей маркет магазиннар сылтамасы  аша  күчереп  алырга  кирәк.  Өлкән  яшьтәгеләр өчен бу  катлаулырак  мәсьәлә булачак, әлбәттә. Шуңа   күрә процесс сузылырга  мөмкин, диләр белгечләр. Өстәвенә, кайбер төбәкләрдә ялган QR-кодлар кулланып йорт чатларына керергә тәкъдим иткән ялган (мошенниклар эше) белдерүләр тарала башлаган.

Үзеңне алдакчылардан саклау өчен  электрон хатларны яисә хәбәрләрне караганда уяу булырга,  тикшерелмәгән сылтамалар буенча беркайчан да шәхси мәгълүмат бирмәскә  кирәк. Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы идарәче компанияләрне, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны һәм каты коммуналь калдыклар буенча төбәк операторларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән MAX мессенджерындагы йорт чатлары аша аралашуга  кагылышлы закон кабул итте. Чат ул виртуаль даирәдә берничә  кешенең  онлайн аралашуы дигәнне  аңлата. Монысы гайбәт сату өчен түгел, тормыш  мәсьәләре буенча.

Йорт чатлары халык һәм идарәче оешмалар арасында актуаль мәгълүматны оператив алмашу өчен каралган. Алар милекчеләрнең үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә, уртак мөлкәт торышы турында вакытында белергә ярдәм итә һәм заявкалар бирү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру өчен уңайлы канал булып тора. Максат –  күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру, торак-коммуналь хуҗалыкның гади цифрлы функцияләреннән файдалануны тәэмин итү.

Сервисның тагын бер бурычы – халыкка  идарәче компания эшчәнлеге турында актуаль мәгълүмат бирү, ремонт һәм чаралар турында хәбәр итү, шулай ук су, электр һәм газ буенча күрсәткечләрне турыдан-туры MAX мессенджеры аша тапшыруны гадиләштерү.

“Торак милекчеләре шир­кәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге” идарәче компаниясе директоры Айдар Шәйхетдинов әйтүенчә, районыбызда 113 артык күпфатирлы йорт чаты булдырылган. MAX платформасын сайлау мәгълүматларны саклауның югары дәрәҗәсен һәм хәбәрләр алмашуның ышанычлылыгын тәэмин итә. “Чатлар тиз эзләп табарга  уңайлы булсын  өчен йорт  адреслары һәм  номерлары белән  теркәлделәр. Хәрбер чатка торак-коммуналь, газ хуҗалыклары, электр  челтәре белгечләре үз телефон номерлары белән  кертелде. Бу торак милекчеләре  өчен бик  уңайлы. Кайсыдыр йортта ут сүнә  икән, анда  яшәүче бу хакта чатка яза һәм  аны  электрик та  күреп ала. Проблема тиз арада хәл ителәчәк. Әйтик, бер  йортта килеп   чыккан  мәсьәлә буенча  без инде “Энергосервис”ка шунда ук  заявка  биреп  өлгердек. Чаттагы хәбәрләрне идарәче  компания  юристы да  контрольгә ала. Безнең  бурыч  –  үз йортларының чатларына керүчеләр  санын арттыру”.

Чатка керү өчен сылтама «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык системасының федераль платформасына автоматик рәвештә җибәрелә. Бу сылтама даими булып кала һәм йортның идарәсе алышынса да үзгәрми.

Шулай ук йорт халкына мөһим хәбәрләрне «Госуслуги Дом» чат-боты аша җибәрергә мөмкин. Аны телефондагы  плей маркет магазиннар сылтамасы  аша  күчереп  алырга  кирәк.  Өлкән  яшьтәгеләр өчен бу  катлаулырак  мәсьәлә булачак, әлбәттә. Шуңа   күрә процесс сузылырга  мөмкин, диләр белгечләр. Өстәвенә, кайбер төбәкләрдә ялган QR-кодлар кулланып йорт чатларына керергә тәкъдим иткән ялган (мошенниклар эше) белдерүләр тарала башлаган.

Үзеңне алдакчылардан саклау өчен  электрон хатларны яисә хәбәрләрне караганда уяу булырга,  тикшерелмәгән сылтамалар буенча беркайчан да шәхси мәгълүмат бирмәскә  кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев