Йорт хайваннарыгызны чиплаштырдыгызмы?
Җирле халык игътибарына
Саба районының ветеринария берләшмәсендә хайваннарны (этләрне) чиплаштыру хезмәте күрсәтелә. Ветеринария берләшмәсе йорт хайваннарының иминлеген арттыруга һәм югалган очракта идентификацияләү процессын гадиләштерүгә юнәлдерелгән чара үткәрә.
Нәрсә ул чиплаштыру?
Чиплаштыру -хайван тиресе астына дөге бөртеге кадәр махсус микрочип кертү процедурасы. Микрочипта уникаль идентификацион номер бар, ул югалган очракта эт хуҗасын тиз билгеләргә мөмкинлек бирә.
Чиплаштыруның өстенлекләре:
- Хайванны югалткан очракта аны өйгә кайтару мөмкинлеге арту.
- Сәяхәтләр һәм күргәзмәләрдә катнашу өчен документлар рәсмиләштерүне гадиләштерәчәк.
- Процедураның минималь авыртучанлыгы һәм начар нәтиҗәләрнең булмавы.
Ничек катнашырга?
Чиплау өчен сезгә бары тик районның ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Процедура берничә минут эчендә башкарыла.
Дүрт аяклы дустыгызның иминлеген тәэмин итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев