Йөз яшен түгәрәкләгән Рәхимә апа Шакирҗанова: «Аллаһы Тәгалә шуның кадәр гомер биргән икән – риза булып шөкер кылам»
Бүген районыбызның йөзьяшәрләр исемлегенә тагын бер исем өстәлде. Югары Шытсу авылында яшәүче Рәхимә Баһман кызы Шакирҗанова 10нчы дистәсен түгәрәкләде. Юбилярны район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады һәм Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын тапшырды, изге матур, теләкләрен җиткерде.
Рәхимә апага тәбрикләү сүзләрен "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, “Шытсу” җәмгыяте баш хисапчысы Алсу Сөнгатуллина да җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Рәхимә Баһман кызы тумышы белән Теләче районы Иске Җөри авылыннан. Ул да гүзәл яшьлеге дәхшәтле сугыш чорына туры килеп, үз җилкәсендә тормышның ачысын-төчесен татыган буын вәкиле. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, Казанда тоз чыгаруда катнашкан, Кукмарада итек фабрикасында авыр хезмәттә бил бөккән. 1948 елда Югары Шытсу авылында яшәүче Шәрипҗан исемле егет белән гаилә корып җибәргәннәр. “Безне димләп кавыштырдылар. Гыйнвар аеның 12нче числосында таныштык. Картым бик әйбәт булды, бик тату гомер иттек. Акыллы, тырыш, булган кеше иде”, -дип искә ала моннан 24 ел элек гомер куйган пар канатын Рәхимә апа. Югары Шытсуга килен булып килгәч, “ 1 май” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп, 40 елдан артык эш стажы белән лаеклы ялга чыккан. Намуслы, тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамотлары белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан ага белән 1 ул, 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Рәхимә апа улы Мөдәрис, килене Гөлнур тәрбиясендә гомер итә. Урыны түрдә акъәбинең. Чын татар әбиләренә генә хас булганча, чигүле калфак өстенә ак яулыгын бөркәнеп, зекер кылып утырган хәлдә каршы алды безне юбиляр. Хатирәләрен яңартканда да, сүзе бар кешегә яхшылык теләү, ихлас дога кылу белән тәмамлана аның. Тормышына шөкер кылуын, балаларына рәхмәтле булуын өсти-өсти әйтә акъәби. “Әниебез бик тырыш булды, кирәк урында таләпчән дә иде, без өлкәннәрнең сүзен һәрвакыт алга куеп яшәдек, сабыр булдык. Әни аш-суга оста булды, балаларны бергәләп үстердек. Хәзер дә Аллаһка шөкер үз акылында, зиһене бар, малларны карадыгызмы, тегесен-монысын эшләдегезме дип, барысын да барлап тора, оныкларны озатып кала, кайттыңмы дип каршы ала”, - дип каенанасына күңелендәге рәхмәт хисләрен ирештерә килене Гөлнур апа. Рәхимә апаның оныгы Азат та әбисенең олы ярдәмчесе. Кечкенәдән догалар өйрәтеп, сүрәләр ятлатып үстергән оланы бүген авыл мәчетендә имам ярдәмчесе. Азан әйтә, намазын калдырмый. 5 оныгын да яратып, сагынып сөйли Рәхимә апа. Күчтәнәч-бүләкләре белән кайтып, гел хәлен белеп торалар. Рәхимә ападан озак яшәүнең серен дә сораштык. “Мин бу авылга килен булып төшкәндә, Түбән Шытсудан тегермән тартып кайталар иде.Шул икмәкне амбарга кертеп бетермичә, без авылга керми тордык.Мин авылга икмәк белән килеп кердем. Шуңа да озак яши торганмындыр дип уйлыйм үземне. Инде озак яшәлде, тормышта рәхәтен дә, михнәтен дә күп күрдем. Аллаһы Тәгалә шуның кадәр гомер биргән икән – риза булып шөкер кылам. Сез дә озак яшәгез, сәламәт булыгыз, оланнар!- дип озатып калды безне йөзьяшәр әбиебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев