Җирле  үзи­да­рә­ләрдә үзара салымны 500-1500 сумнан җыялар
Район яңалыклары

Җирле үзи­да­рә­ләрдә үзара салымны 500-1500 сумнан җыялар

Районда 2024 ел өчен үзара салым җыю мәсьәләсе буенча халык белән очрашулар төгәлләнде

  Җыеннар барлык торак пунктларда  үтте,  аларда  барлык  сай­лаучыларның яртысыннан күб­­рәге катнашты. Җирле  үзи­да­рә­ләрдә үзара салымны балигъ булган һәр гражданнан 500әр  сум  күләмендә җыю турында  ка­рар  кабул ителгән. Җыелган  ак­ча  балалар мәйданчыгы ко­руга, тротуарлар  салуга, чиш­мә­ләрне, урамнарны, зиратларны төзекләндерүгә тотылачак. Ә Мишә авыл  җирлегендә 412 кешенең бертавыштан  кабул иткән  карары нигезендә үзара салым 1500  сумнан җыелачак һәм Лесхоз зиратын тере  киртәләр белән әйләндереп  алуга сарыф ителәчәк. 


Нет комментариев