Иске Мичәндә зиратны төзекләндерәләр
Район яңалыклары

Иске Мичәндә зиратны төзекләндерәләр

«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел»

Иске Мичән авылы халкы зиратны җыештыру, төзекләндерү эшләренә тотынды. Изге эшне  башлап йөрүчеләр – С. Хайруллин, һадиевлар, Байназаров һәм Таҗетдиновлар. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушыла. Саваплы эштән хатын- кызлар да читтә калмады: баганаларны буядылар, чүпләр утадылар.  Ир-егетләр иске коймаларны сүтеп тимер торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тота башладылар. 


Нет комментариев