Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичән авыл мәдәният йортында "Халкыбызның уен кораллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе үтте

28 гыйнвар көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе һәм Керәнне авыл клубы белән берлектә "Халкыбызның уен кораллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чара барышында бу темага презентацияләр буенча татар халкының музыкаль инструментлары турында сөйләнде. Икенче өлешендә Керәнне авыл клубы мөдире Гафуров И.Н. баян һәм гармун турында сөйләде. Бу инструментларда татар халык көйләре уйнады. Ноталар турында аңлатты һәм катнашучылар "Бу нотаны беләсеңме?" дигән уен уйнадылар. Укучыларга "Халык моңнары - илһам чишмәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев