Иштуганда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Күңелне бер тамчыдан җылытабыз» дигән чара узды
Инвалидлар декадасы башланды
Инвалидлар декадасы кысаларында, 1 декабрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Күңелне бер тамчыдан җылытабыз» дигән чара үткәрделәр. Бу көн көчле рухлы һәм игътибарга лаеклы кешеләргә багышланды, алар язмыш сынавына карамастан, тулы тормыш белән яшәүләрен дәвам итәләр. Тамашачыларга кызыклы уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде.. Чара ахырында катнашучылар бүләкләр алдылар, аннары күңелле аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев