Иштуганда узган фольклор кичәдә борынгы уеннарны искә төшерделәр
«Күршеләр» проекты гамәлдә
Һәр милләтнең үз традицияләре һәм бәйрәмнәре бар, алар бу халыкларны үзләренчә уникаль итә. Элек-электән татар авылларында кичке уеннар, күңел ачулар уздырганнар. Мондый очрашулар араларны тагын да якынайткан, кардәшлек, дуслык, бердәмлекне арттырган.
Әлеге күркәм традицияне торгызу өчен, Иштуган җирлегендә «Күрше фест» ишегалды фестивале кысаларында «Күңел җырлый – җәй бии» дигән фольклор кичә узды. Яшьләрнең элекке заманда кичке утырмаларга ничек җыелганнарын, бергәләп күңел ачуларын хәзер өлкән буын вәкилләре генә түгел, урта буын, яшьләр дә кызыксынып күзәттеләр. Бу чара милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, халыкның фольклор традицияләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатында үткәрелде. Кичәне күңелгә хуш килгән гармун моңнары, халык уеннары, дәртле биюләр ямьләндерде.
#Татарстан #Лето #ЛетоВТатарстане #ЛетоВТатарстане2025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев