Иштуганлылар Нәүрүзбикәне каршы алдылар...
«Нәүрүз» нең барлык катнашучылары «Карга боткасы», кайнар чәй һәм коймак белән рәхәтләнеп авыз итте
Иштуган авылында "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәм татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә кушылу, татар халык уеннары, татар халык биюләре элементлары белән танышу, милли бәйрәмнәргә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде. Мәдәният йорты каршында Нәүрүзбикәне каршы алырга олысы кечесе җыелды.
«Нәүрүз» нең барлык катнашучылары «Карга боткасы», кайнар чәй һәм коймак белән рәхәтләнеп авыз иттеләр. Катнашучылар шигырьләр укыдылар, язны мактадылар һәм җырлап-биеп уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм программасы тамашачыларда җылы атмосфера һәм искиткеч кәеф тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев