Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбилей Кубогы гимназиягә “пропискага” керде

Ярты гасыр элек гамәлгә куелган Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көнен Сабада балалар һәм үсмерләр арасында көрәш ярышлары үткәреп билгеләп үттеләр

 

 

 

 

    көрәш

   Ярты гасыр  элек гамәлгә  куелган Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көнен Сабада балалар һәм  үсмерләр  арасында   көрәш ярышлары  үткәреп  билгеләп  үттеләр. Монысы бишенчесе,  ягъни үзенә   күрә  юбилей да. Традициягә кергән чарага, гадәттәгечә, дәрәҗәле кунаклар – Хәрби-Диңгез  флоты  ветераннары чакырылган иде. Алардагы матрос тельняшкалары гомер-гомергә  малайларның күзен  кыздыра  торган  кием булып  санала. Димәк, чара үсеп килүче буынның флот  ветераннары белән аралашуына күпер  салу  дигән   сүз. Ачылыш тантанасына килгән башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат Ишниязов та балалар  арасындагы көрәшнең патриотик тәрбия бирү ягыннан әһәмиятенә басым  ясады. “Бу гади көрәш  кенә түгел, буыннар очрашуы да. Әгәр 40 ел элеккерәк  заманга  әйләнеп  кайтсак, мондый аралашулар  юк иде диярлек. Ир-егетләр көчле,  чыдым,  яшьтән  чыныккан булырга тиеш. Сез  моңа  беренче  адымнарыгызны  атладыгыз,   калганы инде үзегездән тора. Чын көрәшче булып  китәсезме, башка  юлны  сайлыйсызмы, сез гаиләгезне, үзегезне, илегезне сакларга һәрвакыт әзер булырга  тиеш. Монда  килгән   һәркем  инде җиңүче. Барыгызга  да тормышта матур эзен  калдырырга, әти-әниләрне  хөрмәт итеп яшәргә язсын”,–диде. Түбән Симеттән 1987-1990  елларда Төньяк  флотта хәрби   бурычын  үтәгән Илгиз Мөхәммәтгалиевка “Татарстан  республикасы диңгез җыены” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Ш.Сөнгатовның Рәхмәт хатын  тапшырды. Элеккеге һәм хәзерге  хәрби  комиссарлар Альфред  Габдерахманов һәм Фәнис  Закиров та  үсмерләрне һәрвакыт җиңүләргә омтылырга   чакырдылар.

  Ярышка  Балтач, Әтнә, Кукмара, Питрәч районнарыннан да билләре шактый ныгыган үсмерләр  килгәннәр  иде.  Бигрәк тә Кукмаралар  яхшы әзерлек күрсәтте. Өч яшүсмере  – 2нче, икешәр егет 2нче һәм 3нче  урыннарны  алдылар. Балтачлар да юкка килмәгәнлекләрен  раслады. Шулай да ярышлар  районыбыз  үсмерләренең өстенлеге белән үтте. Үз үлчәүләрендә Ильяс Габдрахманов (Сабабаш), Риназ Гарипов (Иләбәр), Камил Сәлахиев, Тимерхан Әхмәтов (гимназия), Илназ Сабиров (Икшермә), Арсений Димитриев (Шәмәрдән), Азамат Габдрахманов, Рамис һәм Данис Канәфиевлар (Тимершык) җиңүчеләр булдылар. Югары Симеттән Шамил Миңнуллин иң  матур техник алым күрсәткәне, Килдебәктән Илзат Нигъмәтуллин җиңүгә омтылганы өчен, Әтнәдән Ильяр Мөхәммәтшин “Иң гадел көрәшче” номинациясендә бүләкләнде. Кукмарадан Кәрим Нәҗиповка тамашачы симпатиясе призы бирелде. Сабадан 2016  елгы Илназ Гатиятов иң  яшь  көрәшче булып  чыкты. Арсений Демитриев (Шәмәрдән) Искәндәр Гыйльметдинов, Тимур Насыйбуллин (Кукмара), Артём Копеев (Балтач), Камил Сәләхиевка (Саба) хәрби-дингез флоты ветеранары  оешмасынын махсус бүләкләре тапшырылды.

  Гомумкоманда зачетында 1нче  урынны Саба гимназиясе  командасы  алды. Бу инде аларның 4нче җиңүләре. Шулай итеп, юбилей кубогы гимназиягә гомерлеккә “пропискага” керәчәк. “Ярышлар бер  сулышта үтте. Спонсорларыбызга  да зур рәхмәт. Финанс  ягыннан төп булышчы, әлбәттә, яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге. Хәрби-диңгез  флотында  хезмәт  иткән ветераннар башка  чаралар оештырылганда  да  ярдәм  кулын  суза. Гел  шулай аралашып, бер-беребезне  кайгыртып  яшибез”,– диде  ярышларны оештыруда башлап    йөрүче Фидаил Вакказов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев